Идарәче компания яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондын сайлау мөмкинлеге турында 

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, гражданнар иминләштерүчене алмаштыру хокукыннан ел саен, 1 декабрьдән дә соңга калмыйча файдалана алалар. 
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 1 гыйнварыннан дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки Россия Пенсия фондына күчүне дә кертеп, иминиятләштерелгән затлардан гаризалар кабул итү, шулай ук иминләштерүчене алмаштыру һәм иминләштерүчене алыштырудан баш тарту турындагы хәбәрнамәләрне кабул итү хәзер ике юл белән - дәүләт хезмәтләре Порталы аша, Россия Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә, электрон документ рәвешендә башкарыла.
 "Хәзер НПФ та, КФҮ дә мондый гаризаларны кабул итми, ягъни Россия Пенсия фондыннан тупланма пенсияне дәүләтнеке булмаган пенсия фондына күчерергә яки бер фондны Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына икенчесенә алыштырырга мөмкин»,- дип билгеләп үтте идарәче
Кайнар линия ПФР 8-800-600-44-44
Контакт-центр Отделения ПФР по РТ (843)279-27-27
Интернет-ресулар:  www.pfrf.ru , sprrt.ru
        www.vk.com/pfr_rt, 
        www.facebook.com/pfrrt, 
        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
     www.ok.ru/group/58408636907571 
Пресс-служба ОПФР по РТ (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International