Студентлар транспорт грантын алуга Конкурс 

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы студентлар өчен транспорт грантын алуга конкурс игълан итте. 
Транспорт чыгымнарын каплау өчен каралган субсидияне көндезге уку формасы студентлары алырга мөмкин. Быелдан башлап конкурска беренче тапкыр яңа категория кертелгән – җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган мохтаҗ студентлар. Алар, беренче чиратта, дәүләттән социаль ярдәм чарасы буларак, транспорт гранты алачак. 
Транспорт грантын алу өчен студентларга заявка бирергә һәм документлар һәм белешмәләр комплектын теркәргә кирәк. Алар 6 декабрьгә кадәр Татарстан югары һәм урта махсус уку йортларында кабул ителә. Шунда ук урыннарда махсус экспертлар булдырылачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International