Югары Ослан муниципаль районында бүген иртән көзге чакырылышка чакырылучыларның чираттагы партиясен тантаналы озату булды. Балаларны Югары Ослан муниципаль районы Хәрби комиссариаты бинасы каршында озаттылар. Егетләрне хәрби хезмәткә озатырга Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев һәм Югары Ослан районы хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов, туганнары һәм якыннары килде.