Бүләкләр белән кайттылар

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

2019 елның 14 ноябрендә Мәскәүдә Үзәк штабта «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы активы белән «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Рәисе Дмитрий Анатольевич Медведев очрашты.

Очрашу кысаларында оешманың 2019 елдагы эшчәнлеге йомгаклары турында фикер алыштылар, 2020 елга планнар һәм эш юнәлешләре билгеләнде. 29 ноябрьдә Казанда МГЕР Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең йомгаклау киңәшмәсе булып узды, анда 2019 елда оешма һәм җирле бүлекләрнең эшчәнлегенә йомгак ясалды.

2020 елга планнар һәм проектлар буенча фикер алышу узды, шулай ук 2019 елгы сайлау кампаниясендә җирле бүлекләрнең эшенә йомгак ясалды һәм 2020 елгы сайлау кампаниясендә катнашу бурычлары куелды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев катнашты. Йомгаклау киңәшмәсендә катнаштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International