Муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының кече залында муниципаль хезмәткәрләрнең аттестациясен үткәрү комиссиясенең быел соңгы утырышы булып узды.

Аттестацияне Башкарма комитетның ике хезмәткәре үтте. Комиссия аттестацияләнүчеләрнең турыдан-туры җитәкчеләре белән әңгәмә үткәрде, алар муниципаль хезмәткәрләргә шәхси сыйфатлары буенча да, аларның һөнәри эшчәнлеге буенча да яхшы бәя бирде. Характеристика объектив һәм уңай булды.

Аттестация нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан аттестацияләнүче муниципаль хезмәт вазыйфаларына туры килә дигән карар кабул ителде. Комиссиянең барлык әгъзалары муниципаль хезмәткәрләргә алдагы эшләрендә уңышлар теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International