2 декабрьдә Югары Ослан муниципаль районында ветераннар арасында "Балкыш"республика иҗат коллективлары конкурсының муниципаль этабы старт алды. Беренче сайлап алу туры Түбән Ослан мәдәният йорты базасында узды. Конкурста катнашучыларны район ветераннар советы рәисе Римма Троицкая һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлфия Абдуллина сәламләде.
Жюри хөкеменә вокаль ансамбль, җыр, нәфис сүз номинацияләрендә номерлар тәкъдим ителде.
Чара ике дәүләт телендә алып барылды. Муниципаль этап нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак. Киләсе тур Килди мәдәният йорты базасында 4 декабрьдә узачак.