Фәнни-гамәли конференция 

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

1900 елның 3 декабрендә бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев туа. Бүген Югары Ослан районы балалар сәнгать мәктәбендә аның тууына 119 ел тулуны билгеләп үттеләр. 
Салих Сәйдәшев Биектау районында туган, әмма композитор буларак, ул җәй көне безнең Югары Ослан муниципаль районы территориясендә ял иткән. Ел саен август аенда Кызыл Байрак бистәсендә Сәйдәшстан фестивале уза.
 Районның Салих Сәйдәшев исеме белән бәйле элемтәсен иҗади яктан гына түгел, теоретик яктан да ныгытырга булганнар. Шуңа күрә фәнни-гамәли конференция бүгенге чараның форматы булды. Конференция эшендә Арча, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 20дән артык чыгыш ясаучы, атказанган сәнгать һәм фән эшлеклеләре, композиторның туганнары катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International