Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге атна саен ТР Президенты Аппаратыннан, ТРМинистрлар Кабинетыннан, министрлыклардан, ведомстволардан килгән контроль хатларның үтәлешенә анализ ясый. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә.
2019 елның 3 декабренә район Советы һәм Башкарма комитетына үтәү өчен тапшырылган контроль документлар исемлегенә 83 хат кертелгән, шул исәптән 3 мөрәҗәгать башкаручыларга эш өчен җибәрелгән.
Хатларны үтәү вакыты буенча башкару дисциплинасы мәсьәләсе Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты һәм Башкарма комитеты белән узган шимбә киңәшмәсендә даими рәвештә карала.