Макыл урта мәктәбендә «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы актив кертелә.
Барлык укучылар да нормативларны уңышлы тапшыралар һәм спорт фестивалендә катнашалар. Бүген гомуммәктәп линейкасында МБУ «Рус Макылы авылының Яшүсмерләр-яшьләр клубы» директоры Карпухин Павел тантаналы рәвештә мәктәп укучыларына «ГТО» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының аерымлык билгеләре һәм таныклыклар тапшырды.
2018-2019 уку елы нәтиҗәләре буенча унөч укучы ГТО билгесенә ия булды, шуларның 3се-көмеш, ә алтын билгене 9 сыйныф укучысы Колупаев Артем алды. Карпухин Павел балаларны аерым хөрмәтләү билгеләре белән котлады, барысына да сәламәтлек һәм яңа спорт казанышлары теләде.
Шулай ук ГТО комплексы ярдәмендә «спорт», «сәламәт яшәү рәвеше», «физкультура» кебек гадәти сүзләр тагын да югары кыйммәткә ия, тормыш трендларына әйләнә, дип билгеләп үтте.