Семинар-киңәшмә 

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

2019 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы спорт министрлыгы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең физик культура һәм спорт өлкәсендә идарә органнары җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә уздырды. 
Киңәшмә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә үткәрелде. Анда Югары Ослан муниципаль районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Александр Федотов катнашты. Киңәшмә башында Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Хәмит улы Шәйхетдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
 Аннан соң киңәшмәне «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы чараларын гамәлгә ашыру секторы мөдире Фролова Елена Вилевна дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International