Бүген район башлыгы М.Зыятдинов, район башлыгы урынбасары С. Осянин, Совет аппараты җитәкчесе Л. Никитина, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе И. Гыйләҗиев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г. Камалетдинова һәм «туган якны өйрәнү музее» директоры М. Шаһиәхмәтова катнашында Югары Ослан муниципаль районы Иҗтимагый советының 2019 елда соңгы утырышы булды.
Утырышны Совет рәисе урынбасары Н.Скарлухин алып барды.
Көн тәртибе буенча барлык сораулар ике сәгать эчендә каралды:
1. Гражданнарны кабул итү турында.
2. 2019 елда гражданнарның үзара салым акчасына төзелеш һәм ремонт эшләренең барышы турында.
3. Югары Ослан муниципаль районының мәгариф учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү үткәрү нәтиҗәләре турында.
4. Югары Ослан районының Туган якны өйрәнү музее эш сыйфатын яхшырту буенча 2020 елга чаралар планы турында.