Районыбызның талантлы пенсионерлары арасында «Балкыш» - «Сияние» республика фестиваленең сайлап алу туры дәвам итә.
Бу юлы Килди клубы мәйдан, Ямбулат, Канаш, Соболевское һәм Карагуҗа авыл җирлекләреннән кунаклар кабул итте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа исемнәр барлыкка килде, төгәлрәге, мәдәният хезмәткәрләре яңа талантлы авыл халкын тапты, алар сәхнәгә бик теләп чыгалар һәм тамашачыларны сөендерәләр. Талантлы кеше – бөтен нәрсәдә сәләтле, дип юкка гына әйтмиләр. Бу беренче чиратта килдилеләргә кагыла. Авылда ветераннар яныннан узган чаралар юк: үзара салым буенча халык белән эшләү, җыелган акчаларны куллануны контрольдә тоту, җыеннар, авыл көннәре, бәйрәмнәр, храмнарны торгызу һ. б. лар.
Ә сәхнәдә алар яңарып тора, игътибар үзәгендә. Аларга сокланалар, яраталар.