2019 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган «гаилә архивын тапшыр» конкурсының муниципаль этабы старт алды. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Гаилә тарихы призмасы аша туган як тарихын өйрәнү конкурсның максаты булып тора.
Килди авылында яшәүче Романова Валентина Ивановна конкурска үзенең гаилә альбомын тапшырды, ул 1968 елдан бирле үзенең бай фотографияләр коллекциясен тәкъдим итә. Хәзерге вакытта документларны цифрлаштыру эше алып барыла, электрон версия республика этабына Казанга җибәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, республика этабында җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәләр: 1 урын-50 мең сум 2 урын-30 мең сум 3 урын-20 мең сум.