Кичә район Советының актлар залында «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Ослан территориаль бүлеге советы утырышы булып узды.
«Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте әгъзаларының яңа рәисне сайлау турындагы мөрәҗәгатен карап, «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Ослан территориаль бүлеге Советы Евгения Агиеваны «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Ослан территориаль бүлеге рәисе итеп сайлау турында Карар кабул итте.
Хәрәкәт районда оешканнан бирле ул «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Ослан территориаль бүлеге рәисе урынбасары булып эшләде, «Татмедиа» АҖ филиалы «Волжская новь» газетасы редакциясе мөхәррире булып эшли. Совет утырышында Евгения Борисовна хисап тотты.