Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. М. Монасыйпов, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык бүлеге белән берлектә, Печище авылы, Калинин урамы, 9 адресы буенча урнашкан авария хәлендәге йортка барды.
2018 елда әлеге йорт авария хәлендә дип табылды.
Хәзерге вакытта анда ике гаилә яши. Тикшерү нигезендә белгечләр тарафыннан акт төзелде. Авария хәлендәге йортта яшәүчеләргә маневрлы фонд торагына Югары Осланның автоюл урамы, 2 йорт адресы буенча күчәргә тәкъдим ителде.