6 декабрьдән 7 декабрьгә кадәр Мамадыш шәһәрендә авыл районнарының иң көчле ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узачак.
Чемпионатның максатлары һәм бурычлары — авыл җирлегендә волейболны популярлаштыру; авыл халкын актив спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү; иң көчле командаларны һәм уенчыларны ачыклау.
Бу ярышларда Югары Ослан муниципаль районының җыелма командасы да чыгыш ясаячак. Егетләргә гадел спорт көрәшен, әлбәттә, җиңүләр телик!