Кичә, 5 декабрьдә, район башлыгы Марат Зыятдинов Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов рәислегендә узган Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты.
Чара Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең Идел буе һәм Урал федераль округлары төбәкләре белән эшләү департаменты башлыгы Юрий Шевяков катнашты.
Төп тема булып Татарстан Республикасында яшь буынга гражданлык-патриотик һәм этномәдәни тәрбия бирүнең актуаль мәсьәләләре торды. Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, бер ел элек Россия Федерациясе Президенты Указы белән Стратегиягә сизелерлек үзгәрешләр кертелде