2019 елның 6 декабрендә район үзәк китапханәсендә рус язучысы, сценарист, сәяхәтче, Себер һәм Ерак Көнчыгыш тикшеренүчесе Николай Павлович Задорновның тууына 110 ел тулуга багышланган «Ерак Көнчыгыштан язучы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗади тормышы белән укучыларны таныштыручы әдәбият тәкъдим ителә. Николай Задорнов 1909 елның 22 ноябрендә Пензада туа (яңа стиль буенча – 5 декабрь). Николай балалар елларын Себердә үткәрә. Шунда ук урта мәктәпне тәмамлый.
Николай Павлович Задорнов-бик күп тарихи романнар авторы. Алар Ерак Көнчыгышны рус халкының үзләштерүе, җир үтүчеләрнең батырлыгы, Адмирал Путятин һәм Невельский турында, Россия һәм Кытай, Россия һәм Япония арасында икътисади һәм дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыру тарихы турында тулы бер эпопеяны тәшкил итәләр.