«Яшь завуч мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында МББУ «т.Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында «Мәктәп администрациясе эшчәнлеген планлаштыру»темасы буенча методик семинар үтте.
Семинарга 6 гомуми белем бирү учреждениесеннән директорларның уку эшләре буенча урынбасарлары чакырылган иде. Семинарда катнашучылар 7 сыйныфта физика һәм рус теле дәресләрен карадылар, ул ФГОС таләпләренә туры китереп, уку-укыту буенча директор урынбасары позициясеннән тулы анализ үткәрү инструменты булды.
Семинарның икенче өлеше түгәрәк өстәл формасында төзелде, анда директор урынбасарлары мәктәп документларыннан эшләде, билгеле бер моментларда акцент куйдылар. Эшләнгән эш нәтиҗәләре буенча «Т.Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУНЕҢ УР буенча директор урынбасары Марина Бочкова конкрет киңәшләр бирде.