Бүген район Советы аппараты һәм Башкарма комитеты, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре Палатасы, финанс-бюджет палатасы, Контроль-хисап палатасы, «мәдәният бүлеге» һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашында традицион киңәшмә булды. Киңәшмәне район башлыгы Марат Зиатдинов алып барды. Эш нәтиҗәләре буенча аналитик мәгълүматны район башлыгы һәм киңәшмәдә катнашучыларга район Советы һәм Башкарма комитетының гомуми бүлек начальниклары Людмила Федорова һәм Анна Йосыпова җиткерде. Шулай ук районның рәсми сайтын карау, тулыландыру һәм яңарту, яңалык тасмасын татар теленә күчерү турындагы мәсьәлә каралды. Район башлыгы хезмәт автотранспортыннан файдалану мәсьәләсенә дә игътибар итте.
Барлык сораулар буенча да җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирелде.