Хөрмәтле Югары Осланлылар! Сезне Россия тарихындагы истәлекле дата, дәүләт бәйрәме-Ватан Геройлары көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәм Ватаныбызның сугышчыларын, фидакарь хезмәтләре өчен бүләкләнгән геройларны бер сафта берләштерә. Бу көнне без Ватан өчен гомерләрен биргән якташларыбызның якты истәлеге алдында баш иябез, сугыш кырында үзләрен батырлыклары белән данлаган Бөек Ватан сугышы һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, бүген Ватанны саклаучыларга олы хөрмәтебезне белдерәбез.
Герой-якташларыбызга сугышчан батырлыклары, сезнең Россиянең ышанычлы таянычы булырга омтылуыгыз, сезнең патриотлыгыгыз өчен түбән баш иябез. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, тынычлык, игелек һәм иминлек телим.
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов