Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә «Коррупция дәрәҗәсен бәяләү буенча социологик тикшеренүләр нәтиҗәләрен исәпкә алып коррупциягә каршы эшнең нәтиҗәлелеген арттыру чаралары турында» һәм «2018-2020 елларга коррупциягә каршы тору милли планын һәм «2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасын үтәү турында " мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе утырышы узды.
Кремльдә узган утырышта Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г.Зыятдинов һәм район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе И. Н. Гыйләҗиев катнаштылар.
Татарстан Республикасы прокуроры, мәгариф министры һәм сәламәтлек саклау министры, шулай ук башка ведомстволар докладлары тыңланды.