Анда безнең балалар сәнгать мәктәбе укучысы Мөхәрләмов Руслан (укытучы сыйныфы Киреева В.А.) лауреат исеменә лаек булды һәм 13-15 яшьлек 3 категория «Баян «категориясендә мактаулы III урын алды.
Беренчедән, катнашучылар бик күп иде, икенчедән, бу конкурста баян һәм аккордеон аерым бәяләнә. Әмма Руслан, бөтен осталыгын кулланып, мәктәбебез данын яклады. Афәрин, Руслан!