"Район башлыгына сорау бир" рубрикасына килгән сорауга җавап

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

2 декабрьдә физик затларның милек салымнарын түләү срогы чыкты. Түләүчеләргә-салым түләүләрен вакытында түләмәгән физик затларга мәҗбүри түләттерү чаралары кулланыла.
 
Салым органы салым түләү срогы чыкканнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча физик затта недоимканы ачыклау турында документ төзи һәм салым, җыю, пеня, штраф, процент түләү таләпләрен аңа җибәрә. Бу очракта салым түләнмәсә, суд боерыклары яки башкарма кәгазьләре суд приставлары хезмәтенә җибәрелә. Суд пристав-башкаручылары бурычлының акчалары хисабына салым түләттерәләр, милекне арестлыйлар, теркәү эшләрен тыюны билгелиләр, Россиядән читкә чыгуны вакытлыча чикләү турында карарлар кабул итәләр.

Түләмәүчегә шулай ук бурычның җиде проценты, әмма 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә башкарма җыем суммасын түләргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International