Бюджет проекты буенча ачык тыңлаулар

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

2019 нчы елның 10 нчы декабрендә Югары Ослан муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021, 2022 нче елларның планлы чорына бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды.

Халык алдында тыңлаулар Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев җитәкчелегендә үткәрелде. Югары Ослан муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021, 2022 нче елларның планлы чорына бюджеты проекты турында доклад белән Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова чыгыш ясады.

Финанс-бюджет палатасы рәисе үз чыгышында хәбәр иткәнчә, 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына бюджет фаразы районның берләштерелгән бюджеты үтәлешен, Федераль салым һәм бюджет законнарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр, республика бюджеты турындагы закон, районның социаль-икътисади үсеш фаразын исәпкә алып төзелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International