Гражданнарны кабул итү

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Бүген, 10 нчы декабрьдә, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте.

 Очрашуга 2 кеше җир бүлеп бирү сораулары буенча килгән иде. Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлде һәм каралды. Әңгәмә вакытында әлеге мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр 2-18-39, 2-13-38 телефоны буенча гражданнарны кабул итә.

Моннан тыш, гражданнарны кабул итү район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан сишәмбе 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла. Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International