Бүген Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев рәислегендә Иннополис шәһәрендә Яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү комиссиясенең күчмә утырышы булды.
Комиссия эшендә шулай ук Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалиев, район прокуратурасы һәм Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3нче районара инспекциясе вәкилләре катнашты. Утырыш нәтиҗәләре буенча шәһәр Мэриясенең әлеге юнәлештә комиссия әгъзалары белән уртак эше турында тәкъдимнәр эшләнде.