«Коррупция: журналист карашы» 

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бүген, 2019 елның 11 декабрендә өстәмә белем бирү үзәгендә яшь хәбәрчеләрнең «Коррупция: журналист карашы»дигән район конкурсы узды. 
Конкурста Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, «Хәтер намусы» берләшмәсенең ветераннар Советы Рәисе, өстәмә белем бирү педагогы Троицкая Римма, Югары Ослан муниципаль районының мәгариф бүлеге начальнигы Касимов Вилен, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гыйләҗиев Илназ катнашты.
 Балалар конкурсның җиде этабында көч сынаштылар, аерым алганда, текстны үзгәрттеләр, интервьюлар алдылар, шигырьләр һәм хикәяләр иҗат иттеләр, газета ясадылар, презентация һәм видеоролик әзерләделәр. Чара кысаларында плакатлар конкурсы үткәрелде. Барлык балалар да грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International