Белем бирү учреждениесе администрациясе-Мәгариф өлкәсендә барган үзгәрешләрнең уңышлы тормышка ашуын, компетентлык, коммуникабельлек, кул астындагыларга игътибарлы караш, карарлар кабул итүдә кыюлык, проблемаларны иҗади яктан чишә алу кебек сыйфатларга ия булган төп фигура.
10-13 декабрь көннәрендә Югары Ослан гимназиясе базасында «федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында мәгариф менеджменты» темасына һөнәри әзерлек үтә. Педагогик кадрларның һөнәри квалификациясен күтәрүнең максаты булып, булган белемнәрен камилләштерү һәм яңа белемнәр ачу, гамәли бурычларны хәл итүдә күнекмәләр алу, гомумән белем бирүнең сыйфатын яхшырту тора. Әлеге укуларны мәктәп директорлары, укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм административ-хуҗалык эшчәнлеге буенча урынбасарлары уза. Әлеге яңадан әзерләүдә катнашучыларга сорауларны өйрәнергә кирәк булачак.