Белдерү!

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алу өчен Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурс үткәрде.
 
Конкурс Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнашучы студентларның, аспирантларның, яшь галимнәрнең һәм белгечләрнең, авыл һәм эшләүче яшьләрнең торак шартларын яхшырту максатларында үткәрелде.
 
Конкурста Татарстан Республикасында даими яшәү урыны буенча теркәлгән 18-30 яшьләрдәге (35 яшькә кадәрге галимнәр) гражданнар катнаша ала. Югары Ослан муниципаль районыннан конкурста катнашу өчен өч гариза бирелде. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр арасында Мөхәмәтҗанов Данис һәм Һадиев Руслан бар иде. Балаларны конкурста җиңүләре белән котлыйбыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International