Пенсия фондын алыштыру турындагы карарны декабрь ахырына кадәр үзгәртергә мөмкин 

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 2019 ел дәвамында пенсия тупланмалары акчаларын яңа пенсия фондына күчерү турында гариза биргән гражданнар ел ахырына кадәр үз карарларын үзгәртә һәм мондый күчерүдән баш тарта ала.
 Моның өчен Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә яки дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша «иминиятләштерүчене алыштырудан баш тарту турында хәбәрнамә» бирергә кирәк, шул ук вакытта электрон квалификацияле имза кирәклеген дә онытмаска кирәк.
 Ул Россия Элемтә министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән таныклаучы үзәкләр тарафыннан бирелә (электрон квалификацияле имзаны ничек алу һәм куллану турында тулырак мәгълүмат). «Җыелган акчалар белән нинди пенсия фонды идарә итә һәм быел аны алыштыру турында гариза бирелгәнме-юкмы, РПФ сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта яки Пенсия фондының клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә була».
Кайнар линия ПФР 8-800-600-44-44
Контакт-центр Отделения ПФР по РТ (843)279-27-27
Интернет-ресурсы www.pfrf.ru , sprrt.ru
        www.vk.com/pfr_rt, 
        www.facebook.com/pfrrt, 
        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
     www.ok.ru/group/58408636907571 
Пресс-служба ОПФР по РТ (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International