Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләренең профсоюз җыелышы булып узды.
Карап тикшерүгә ике төп мәсьәлә чыгарылган иде: профсоюз комитеты эше турында һәм 2020-2022 елларга яңа коллектив килешү кабул итү.
Дәүләт һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм оешмалары профсоюзы Татарстан Республика комитетының ышанычлы вәкиле Лилия Хөрмәтуллина 2019 елда Совет һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре өчен күмәк шартнамәләрнең үтәлеше турында сөйләде.
Ул үз чыгышында, күмәк килешүнең төп пунктлары яклар тарафыннан үтәлә, дип билгеләп үтте. Профсоюз комитетлары хезмәткәрләренең социаль яклануын арттыру, Совет һәм Башкарма комитет эшенең нәтиҗәлелеген һәм тотрыклылыгын тәэмин итү, шулай ук якларның үзара җаваплылыгын арттыру буенча эш алып бара