Фотоконкурсны оештыручылар - «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе.
Фото бәйгенең максатлары һәм бурычлары Фотоконкурс «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Россия Федерациясе Президентының 07.05.2018 ел, № 204 Указы нигезендә гамәлгә ашырыла торган милли проектлар составында Татарстан Республикасы проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен күрсәтү максатында оештырыла.
Бурычлар: Татарстанда милли проектлар составында төбәк проектларын гамәлгә ашыруны мониторинглау, башкарыла торган эшләрнең нәтиҗәлелеген бәяләү, Татарстан Республикасы җәмәгатьчелегенең игътибарын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә җәлеп итү.