Бүген Канаш авыл клубы базасында Югары Ослан муниципаль районы территориясендә чуваш мәдәниятен үстерү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды.
Түгәрәк өстәл эшендә районның Чуваш автономиясе рәисе Анатолий Иванов, "мәдәният бүлеге" МКУ башлыгы Гөлфия Абдуллина, Канаш авыл җирлеге башлыгы Николай Вальков, чуваш халкы күпләп яши торган авыл китапханәләре һәм клублары мөдирләре катнашты.
Мәдәният хезмәткәрләре 2019 елда башкарылган эш турында хисап тоттылар һәм киләсе елга планнары белән уртаклаштылар. 2020нче елның июлендә Канаш авыл җирлеге территориясендә чуаш халкының гореф-гадәтләрен торгызу буенча түгәрәк өстәлдә катнашучыларның барысы да көче белән бәйрәмне үткәрергә дигән карар кабул ителде.