Кичә «Солнышко» балалар бакчасының кече төркеме тәрбияләнүчеләренең уенчыклары артты. Балаларга «Техник иҗат» түгәрәк берләшмәсенә йөрүче укучылар үзләренең педагогы Михайлов Николай белән бергә курчак өчен өстәл, урындыклар һәм гладиль такта бүләк иттеләр.
Егетләр, Кирилл һәм Алексей Петровлар түгәрәктә әле күптән түгел генә шөгыльләнәләр. Аларга үз куллары белән уенчыклар ясарга тәкъдим иткәч, малайлар шунда ук зур энтузиазм белән эшкә алыналар. Сизгер педагог аларга җиһаз ясау осталыгына өйрәткән, бераз җитештерү серләре белән уртаклашкан.
Башкарылган эш нәтиҗәләре белән ирешеп балалар тукталып калмаска карар иттеләр һәм башка балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен дә үз куллары белән агач уенчыклар ясарга планлаштыралар.