Югары Ослан муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча Даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде:
1. Югары Ослан муниципаль район Советының 2019 нчы елның 13 нче декабрендә кабул ителгән 52-601 нче номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021, 2022 нче елларның планлы чорына бюджеты турында" карарына үзгәрешләр кертү турында; 
2. Югары Ослан муниципаль районы Финанс-бюджет палатасының 2019 елгы эше турында;
Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова комиссия әгъзаларына әлеге карарлар проектларын тәкъдим итте.

Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм карар проектларын район Советы утырышында карауга чыгарырга тәкъдим иттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International