Бүген, 28 нче гыйнварда, район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан авылында шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. 4 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: җир, торак, коммуналь хезмәтләр һәм Югары Ослан авылын төзекләндерү өчен тарифлар.
Кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә теркәлде һәм каралды, кайберләренә әңгәмә вакытында аңлатмалар бирелде, икенчеләре контрольгә алынды һәм тиешле хезмәтләргә тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, алдан язылу өчен 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча гражданнарны кабул итә.
Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итү сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район башлыгы урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары тарафыннан башкарыла.
Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.