«Бөек сүз остасы»

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

29 гыйнварда күренекле рус язучысы, талантлы драматург, академик Антон Павлович Чеховның тууына 160 ел тула. 
Бу юбилей датасына район үзәк китапханәсендә «бөек сүз остасы»дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе оештырылды.
Күргәзмә нигезендә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләүче китаплар, вакытлы матбугат мәкаләләре, брошюралар бар. Шулай ук күргәзмәдә А.п. Чехов әсәрләре: көлкеле хикәяләр, фаҗигале повестьлар, мәхәббәт һәм күңел эзләү турындагы пьесалар белән танышырга мөмкин.  Чехов иҗатында иң мөһиме-күп кенә әсәрләрнең дөньякүләм классик әдәбиятка әйләнүе, ә аның пьесаларын дөнья театрлары куя.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International