1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 ел Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителү уңаеннан Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ветеранны шефлыкка алдылар.
«Ветеран белән якшәмбе көн» социаль проекты кысаларында өлкән буын кешеләренә игътибарлы мөнәсәбәт һәм алар турында кайгырту теләге тәрбияләү максатыннан үзәк белгечләре тыл хезмәтчәне Федина Анастасия Николаевнага беренче визит ясадылар. Очрашу-танышу җылы дустанә шартларда узды, чәй эчү оештырылды. Өстәл артында Анастасия Николаевна үзенең хатирәләре һәм бүгенге проблемалары белән уртаклашты. Килеп туган сораулар буенча Илалова Лилия юридик консультация бирде.