29 гыйнварда җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Югары Ослан районында булды.
Бу юлы депутат дүрт сәгать буе үз сайлаучылары белән аралашуга багышлады. Депутат эш вакытының беренче өлешен Карахуҗа урта мәктәбендә үткәрде.
Укытучы Роза Лазарева үткәргән парламент дәресендә катнашты
Ирек Зиннуровның педагогик коллектив белән очрашуы бик актив узды, депутат педагогларның һәм мәктәпнең профсоюз лидерының сорауларына җавап бирде. Укытучылар заманча белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә, санатор-курорт дәвалавы, спорт залын ремонтлауга кагылышлы сораулар бирделәр. Халык сайлаучысы педагогларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Дәүләт Думасына мөрәҗәгатенең төп юнәлешләрен җентекләп җиткерде.
Аннары Ирек Зиннуров Карахуҗа авыл җирлегенә караган авылларда яшәүчеләрне кабул итте.
17.00 сәгатьтә Карахуҗа авыл җирлеге гражданнарының җыенында катнашты һәм чыгыш ясады.