Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов рәислегендә «Югары Ослан муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында» Советның хисап утырышына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышы булды.
Исегезгә төшерәбез, район Советы утырышы традиция буенча авыл җирлекләрендә халык җыеннары тәмамланганнан соң уза, 2020 елда 21 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашында планлаштырыла.