Югары Ослан районы авыл җирлекләренең 2019 елда социаль-икътисадый үсеше һәм 2020 елга бурычлар турында фикер алышу буенча гражданнар җыеннары дәвам итә. 15 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр 17 җыен узды, аларда 1300дән артык кеше катнашты.
Гражданнардан кергән барлык сораулар һәм тәкъдимнәр эшкә кабул ителде, күп кенә сорауларга җаваплар урында бирелде, чөнки җыеннарда сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү, ТКХ, элемтә һәм энергетика, авыл хуҗалыгы, БТИ, теркәү палатасы, полиция, пенсия фонды, элемтә һәм массакүләм мәгълүмат чаралары, Прокуратура вәкилләре катнаша, җыеннарда район башлыгы Марат Зиатдинов шәхсән катнаша.
Җыеннар графигы район сайтында урнаштырылган, өстәмә мәгълүмат алу өчен сез район авыл җирлекләре башкарма комитетларына мөрәҗәгать итә аласыз.