Ел башында район җитәкчелегенең предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары традициягә әйләнде. 14 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр барлыгы 15 очрашу узды, анда 450 дән артык кеше катнашты. Хезмәт коллективлары белән район башлыгы Марат Зиатдинов, район башлыгы урынбасары Сергей Осянин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев очраша.
Башкарма хакимият адресына очрашулар кысаларында тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә кагылышлы төрле сораулар килә. Алар барысы да эшкә алынган, берсе дә игътибардан читтә калмаячак. Җитәкчеләр квартал саен «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә, авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмәләрдә мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше турында хисап тоталар.