03 февральдә КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә халык белән хезмәттәшлек. Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү»темасына семинар-киңәшмә узды. Югары Ослан муниципаль районыннан әлеге программада Иннополис шәһәре Башкарма комитетының ике хезмәткәре катнаша.
Программа ачылышында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Килькеева һәм КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры урынбасары Наталья Аксенова чыгыш ясады.