Мактау пьедесталында - Югары Ослан каратистлары

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Екатеринбургта каратэ һәм Комбат Самооборонасы буенча Бөтенроссия турниры узды.

Югары Ослан спортчылары, Иван Платцев шәкертләре дә үзләренең сугышчан осталыкларын күрсәтте.

- Никита Платцев һәм Илшат Кунакужин үз үлчәү һәм яшь категорияләрендә турнирның җиңүчеләре булдылар, - дип сөйли егетләр тренеры. - Ярослав Тарасовка призлы урын җитмәде, ул дүртенче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International