Озак көтелгән очрашу

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Бөтен Россия халкы өчен истәлекле дата - Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы якынлаша. Без көч, сәламәтлек һәм хәтта гомерләрен кызганмаган, бу Бөек датаны якынайткан барлык кешеләрнең исемнәрен ешрак искә алабыз. Менә бүген, 4 февральдә, безгә кунакка визит белән Казан шәһәрендә яшәүче Милевская Ольга Антонина һәм Советлар Союзы Герое Исаев Алексей Петровичның оныгы Наталья килде.  1982 нче елда ук Макыл мәктәбенең пионерлар дружинасына Матросовның батырлыгын кабатлаган Советлар Союзы Герое Исаев А.П. исеме бирелә, ә 2013 нче елда Макыл урта мәктәбенең балалар оешмасы Герое исемен бирү тантанасы була. Бу еллар дәвамында безнең мәктәп Исаевның туганнары белән элемтәгә чыга алмыды, гәрчә омтылышлар ничә тапкыр булса да. Әмма Исаев А.П. туганнарын эзләүдә инициатива күрсәткән Казан шәһәрендә яшәүче  О.А. Милевскаяның тырышлыгы һәм активлыгы аркасында бүген шундый озак көтелгән очрашу булды. Ольга Антоновна башта Рус Макыл китапханәсе мөдире Першина Н.А. белән хат язышып барды, ә ул үз чиратында , Макыл авылында очрашу оештырды.

Герой туганы, Макыл авыл китапханәсе, элегрәк Исаев туганнары белән элемтә эзләгән педагогия хезмәте ветераны Маханова Т.А., мәктәп музее мөдире Тихонова Ю.А. һәм очрашуны оештыручы Милевская О.А. җылы, җанлы очрашуы булып үзды. Үзара мәгълүмат белән урташлаштылар, ике як та бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр, ирешелгәннәрдә тукталмаска вәгъдәләр бирделәр. Кунаклар өчен мәктәп территориясе буйлап экскурсия булдырдылар, герой истәлегенә мемориаль такта, мәктәптәге Исаев А.П. хәрби юлы стендын күрсәттеләр, шулай ук мәктәп музеенда булдылар. Анна соң Алексей Исаевның  Исаева авылында яшәү урыны, әти-әнисе йорты торган урынны күрсәттеләр.

Кунаклар бик канәгать калдылар, рәхмәт сүзләрен, соклануларын белдерделәр һәм элемтәне сакларга вәггъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International