Иртәгә боз кичүе буенча хәрәкәт ачыла

2020 елның 5 феврале, чәршәмбе

Аномаль җылыну сәбәпле ябылган боз юлы Югары Осланнан Казанга кадәр кабат үз эшен башлый.
Югары Ослан боз кичүе эше яңадан торгызыла.
06.02.2020 ел 6: 00 сәгатьтә Аракчино-Югары Ослан боз кичүе эше яңадан торгызыла.
Автотранспорт хәрәкәте буенча барлык шартлар элеккечә кала -
Эш режимы: тәүлек буе
Авырлык буенча чикләү: 2 тонна

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 3 гыйнварыннан хәрәкәт өчен ачылган боз кичүе аномаль җылыну аркасында 17 гыйнвардан ябылды. Шул ук көнне республиканың калган боз юллары буенча да хәрәкәт ябылган. Узган атнада Яшел Үзән районында һәм Камада кичү үз эшен башлап җибәрделәр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International