Төп бурыч үтәлде

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

3 февральдә авыр атлетика буенча Россия Кубогы 2020 старт алды, ул быел Россиянең мәдәни башкаласы — Санкт-Петербургта үткәрелә.  Россия Кубогы Россия Авыр атлетика җыелма командасын формалаштыру өчен сайлап алу ярышы булып тора. Ел саен бу чарада Россиянең иң көчле атлетлары чыгыш ясый.
     
Югары Ослан муниципаль районы спорт мәктәбе тренеры Ришат Мансуровның шәкерте Голубина Анастасия безнең өметләрне аклады, әйдәп баручы, танылган спортчылар арасында бишенче урынны алды.  

Анастасияне һәм аның тренеры Ришат Мансуровны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә спорт уңышлары телибез! Сезнең спорт казанышлары белән сез тагын бер кат безнең Югары Ослан районын бөтен илгә таныттыгыз! Афәрин! Шулай тотарга!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International