Туган якны өйрәнү музеенда чираттагы «Югары Ослан районы тарихы - фотографияләрдә» дип исемләнгән фотокүргәзмә әзерләнде.
Хөрмәтле Югары Осланлылар, музей ТАССРның 100 еллыгына багышланган фотокүргәзмәдә катнашырга тәкъдим итә.
Һәр кешенең аның өчен иң кадерле урыны бар-ул туган һәм үскән урын. Сезгә туган авылыгыз урамнары буйлап узарга, Истәлекле урыннарны карарга, туган як табигатенең матурлыгын күрергә һәм фотосурәтләрдәге тәэсирләрен белдерергә тәкъдим итәбез.
Фотокүргәзмә туган якны өйрәнү музеенда узачак, эшләр 2020 елның 1 июленә кадәр кабул ителә. Эшләр теләсә кайсы урында кабул ителә.