6 нчы февральдә Казанның 93нче гимназиясендә БИКында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Ул Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде “Татар Борнашы гомуми белем бирү урта мәктәбе” МБББУсенең 6нчы сыйныф укучысы Никита Тимохин экология темасын яктырткан “Костяның хыяллары”исемле хикәясе белән җиңү яулап бүләккә лаек булды. Тантаналы рәвештә балаларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләк – китаплар тапшырылды.
Тантанада катнашучыларны безнең регионда әлеге конкурс өчен җаваплы оператор Марина Алексеева сәламләде. Без укучыбызны һәм аның җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наталья Тимохинаны җиңүләре белән котлыйбыз алдагы көннәрендә дә уңышлр телибез.